Зәй офыклары

Коронавирус йоктыручы 49 татарстанлының берсе Зәй кешесе

Татарстанда соңгы тәүлектә COVID -19ның 49 яңа очрагы теркәлгән. 21 кеше хастаханәгә салынган, 28 кеше өйдә дәвалана. Инфекция йоктыручыларның берсе Зәйдә.

Яшь төркемнәре буенча иң күп авыручылар 30дан 50 яшь аралыгында, алар 11 кеше.

Географиясе буенча:

1. Казан – 22

2. Яр Чаллы-7

3. Алексеевск – 1

4. Әлмәт – 2

5. Бөгелмә – 3

6. Зәй районы-1

7. Яшел Үзән – 2

8. Лаеш районы-3

9. Лениногорск – 5

10. Түбән Кама – 1

11. Нурлат-2 

6 мартка Татарстанда 18 284 кешедә COVID-19 очрагы теркәлгән. Шулардан 14 991 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 54 е-узган тәүлектә терелүчеләр.

Барлыгы 92 402 кешегә вакцинация ясалган (тәүлек эчендә үсеш-3 179), шулардан 21 195 кеше икенче доза алган. Зәй районы буенча бүгенге көнгә 1295 кеше вакцинациянең беренче этабын үткән, 290 кеше икенче доза алган.

Зәй үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов белдерүенчә, хәзерге вакытта 28 зәйле дәваханәдә үпкә ялкынсынуыннан дәвалана, 2 кеше авыр хәлдә реанимациядә Вакцинацияләүгә язылуның 5 ысулы бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша,

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша, 

3. бердәм 122 номеры аша,

4. күпфункцияләле үзәккә мөрәҗәгать итү аша,

5. яшәү урыны буенча поликлиникага шалтыратып.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: