Зәй офыклары

Коронавирус йоктыручы тугызынчы кеше якты дөнья белән саубуллашты

Татарстанда соңгы тәүлектә 71 яңа Covid-19 очрагы расланган.

Шуларның 1 очрагы – читтән кертелгән, 70е авырулар белән контактта булучылар. Зәйдә инфекция йоктыруның яңа очрагы юк, ә менә Яшел Үзәндә бер кеше үлеме теркәлгән. Бу инде тугызынчы очрак.

Соңгы тәүлектә инфекция йоктыручыларның 24е хастаханәгә салынган, 47 кеше өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча:
18-30-12
30 -50-24р
50-60-5
60-70-21
70-80-6
80-90-3
Шәһәр һәм районнар буенча караганда Казан иң күп авыручылар ачыкланучы булып кала бирә, биредә 45 кеше авырган. Чаллыда – 17,
 Апас,  Арча, Питрәчтә – 2,  Балтач,  Биектау,  Түбән Камада берәр очрак билгеле.
21 майга республикада  2546 кешегә COVID-19 диагнозы куелган, шуларның  1452 кеше сәламәтләннән.
Ә тугызынчы үлем очрагына килгәндә, ул  1950 елгы Яшел Үзән районы кешесе. 11 майда аны  бик авыр хәлдә Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенә ашыгыч ярдәм белән   китерәләр. Пациент реанимация бүлеге изоляторында ике яклы вируслы-бактериаль пневмониянең авыр агымы белән ИВЛ аппаратына тоташтырыла, кызганыч, савыга алмый. Аның төрле хроник авырулары да  булуы билгеле.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: