Зәй офыклары

Коронавирус йоктыручылар арасында 50 яшьтән өлкәнрәкләр арткан

Узган тәүлектә республикада тагын 25 кешегә Covid-19 диагнозы куелган. Өч очрак – читтән кергән, 22се – вирусны авырулар белән элемтәдә булу сәбәпле йоктыручылар.

Яңа ачыкланган очраклардан:  5 кеше хастаханәгә салынган, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 20 кеше өйдә дәвалана.   Авыруны йоктурычулар арасында 18 яшькә кадәрлеләр арасында авыручылар юк.   Авыручылар арасынды 30-50 яшь категориясенә караучылар  6 кеше. 18 – 30 яшьлекләр арасында - 1, 50-60 яшьлекләрдән  - 10,   60-70 һәм 70-80 яшьлекләрдән дүртәр кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Шәһәрләр буенча иң күп  авыручылар һаман да Казанда, 11 очрак теркәлде. Балтач, Яшел Үзән, Нурлат районында икешәр, Яр Чаллыда, Апас, Буа, Биектау, Лаеш, Балык Бистәсе, Спас, Тәтеш районнарында берәр очрак теркәлгән.

Барлыгы 27 сентябрьгә Татарстанда 7160 авыру очрагы теркәлгән. Терелүчеләр саны – 6048, шуларның 28е – узган тәүлек эчендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: