Зәй офыклары

Коронавирус йоктыручылар республикада соңгы тәүлектә 41 кеше булган

Татарстанда бүген 41 яңа COVID-19 очрагы расланган, алар барысы да авыручылар белән контактта булучылар. 2 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 39 кеше өйдә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча:
18-30-6
30- 50 - 23
50-60-5
60-70-5
70- 80- 2

Географиясе буенча иң күп авыручылар 
Казанда, биредә бер тәүлектә 21 очрак.
Чаллы һәм Саба районында 5шәр авыручы ачыкланган. Югары Ослан, Биектау, Лаешта икешәр,  Аксубай, Арча, Яшел Үзән,  Кукмара, Питрәчтә берәр очрак билгеле. Барлыгы 28 июньгә  Татарстанда 4472 COVID-19 очрагы теркәлгән. Шуларның  3309ы сәламәтләнгән, шул исәптән 44е-узган тәүлектә. Дәвалануда 1148 кеше кала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: