Зәй офыклары

Коронавирус йоктырудан тагын ике үлем очрагы теркәлгән

⚡ ️ ☣ ️Татарстанда Covid-19 диагнозы белән тагын ике үлем очрагы теркәлгән

Югары Ослан районында яшәүче 1954 елда туган хатын-кыз республика клиник хастаханәсенә ашыгыч ярдәм бригадасы тарафыннан 2 июньдә китерелгән. Шул ук көнне Казан шәһәренең 16нчы шәһәр клиник хастаханәсенә ике яклы полисегментар пневмония белән  салына. Кайбер хроник авырулар булу сәбәпле 18 июньдә сулыш алу җитмәү нәтиҗәсендә, реанимация бүлегенә күчерелә, ИВЛ аппаратына тоташтырыла. 29 июньдә  аның йөрәге туктый. 

Тагын бер үлем очрагы 29 июньдә Түбән Кама районында яшәүченең COVID-19 вирусы йоктыруы белән бәйле. Анда йөрәк-кан тамырлары авырулары булуы да билгеләнә. Ул 2020 елның 6 июлендә вафат була.

Ике очракта да үлем сәбәбе патологоанатомик тикшеренүләр нәтиҗәсендә билгеләнгән. 

Шулай итеп, коронавирустан үлүчеләр саны 20 кешегә җиткән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: