Алтысы – читтән кергән, калганнары - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар.
Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 98 яңа очрагы теркәлгән, алтысы – читтән кергән, калганнары - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 27 кеше хастаханәгә салынган, 71 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча авыручылар арасында 18 яшькә кадерлеләр 9 кеше бар, 18-30 яшьлекләр арасында – 10, 30-50 яшьлекләр арасында – 26, 50-60 яшьлекләр арасында – 18, 60-70 яшьлекләр арасында – 21, 70-80 яшьлекләр арасында – 11, 80-90 яшьлекләр арасында – 3 кеше теркәлгән.
Казанда 54 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Яр Чаллыда – егерме бер, Югары Осланда – биш, Түбән Камада, Әлмәттә – дүртәр, Яшел Үзән, Лаеш, Биектау районнарында – икешәр, Актаныш, Кайбыч Мамадыш, Тукай районнарында берәр очрак теркәлгән.
16 гыйнварга Татарстанда COVID-19ның 14 735 очрагы теркәлгән.
Барлыгы бу вакыт эчендә 11 200 кеше терелде, шул исәптән 49 кеше узган тәүлектә савыккан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз