Зәй офыклары

Коронавирусны күпчелек кеше авыру белән элемтәдә булу сәбәпле йоктырган

Узган тәүлектә республикада тагын 23 кешегә Covid-19 диагнозы куелган. Берсе – читтән кергән, калганнары – вирусны авыру белән элемтәдә булу сәбәпле йоктыручылар. Биш авыру хастаханәгә салынган, 18е - өйдә дәвалана.

 Авыруны йоктурычулар арасында 18 яшькә кадәрлеләр юк.   Авыручылар арасында 30-50 яшьлекләр - 7 кеше. 18-30 яшьлекләрдән дүрт, 50-60 яшьлекләрдән  - 4,  60-70 яшьлекләрдән – 4, 70-80 яшьлекләрдән - 3, 80-90 яшьлекләрдән 1 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Шәһәрләр буенча иң күп  авыручылар Казанда, алар – 14 кеше. Әлмәттә – өч, Биектау  районында – ике, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш районнарында берәр очрак теркәлгән.

Барлыгы 28 сентябрьгә Татарстанда 7183 авыру очрагы теркәлгән. Терелүчеләр саны – 6054, шуларның 6сы – узган тәүлек эчендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: