Зәй офыклары

Коронавирустан үлүчеләр саны арта

Татарстанда коронавирус йоккан тагын ике кеше вафат булган.

1969 елгы Казанда яшәүче ханым ике яклы пневмония белән 7нче хастаханә каршында оештырылган госпитальгә урнаштырыла. Коронавирус аңарда лаборатор тикшеренү нәтиҗәсендә ачыклана. Сулыш алу авырлашу сәбәпле, ул вафат була.
1945 елгы Түбән Кама шәһәре кешесе дә хастаханәгә шундый ук диагноз белән китерелә. Ханымның берничә хроник авыруы булуы хәлне тагын да катлауландыра. Үлем сәбәбе тиешле тикшерү ярдәмендә ачыклана.
Мәрхүмәләрнең якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: