Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Коронавирустан саклан, вакцина ясат!

Коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатучылар көннән-көн арта бара. Бу безнең районда да шулай. Әмма аның темплары әлегә мактанырлык түгел. Район үзәк дәваханәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, вакцинаның беренче компонентын - 4531 , икенче компонентын 3336 кеше ясаткан.

Район үзәк дәваханәсе җитәкчелеге белдерүенчә, хәзер прививканы эш көннәреннән тыш, шимбә һәм якшәмбе дә, шулай ук кичке вакытта да ясатырга була.Моның өчен район үзәк дәваханәсенең авыруларны кабул итү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.


- Прививка ясау буенча мобиль бригада оешмалар һәм авыл җирлекләрендә заявкалар буенча эшли. Якын көннәрдә бригада “Аккурайд Руссия Зәй заводы”, “Техно” кебек предприятиеләргә, район эчке эшләр бүлегенә чыгуны планлаштыра , - ди район үзәк дәваханәсе баш табиб урынбасары Вадим Усманов.
Зәйлеләрнең күбесе прививка ясатуның кирәклеген, мөһимлеген аңлый.
- Узган ел мин бик каты авырдым, шуңа беркемне дә тыңламыйча, вакцина ясатырга булдым, -ди шәһәрдәшебез Сергей Иванов.
– Мин вакцинаның икенче компонентын алдым инде һәм үземне яхшы хис итәм. Хәзер оешмабызның башка хезмәткәрләре дә вакцина ясатырга булды. Бу карарны һәркем аңлап кабул итте, чөнки шул рәвешле генә без яңа инфекцияне җиңә алачакбыз, - ди Ирина Мартынова.
Билгеле булганча, вакцинаның беренче һәм икенче компонентлары арасы 21 көн тәшкил итә. Һәм бу чорда аеруча сак булып, коронавирус йоктырмау бик мөһим.


Моның өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, дөрес тукланырга кирәк. Иммунлаштыру нәтиҗәле үтсен өчен, белгечләр күбрәк аксымлы ризыклар: ит, йомырка, балык һәм башка шундый ризыклар ашарга киңәш итәләр, ул организмда антитәнчекләр барлыкка килүгә ярдәм итә. Прививкадан соң өч көн мунча, сауна керергә, инъекция урынына су тидерергә, исерткеч эчемлекләр эчәргә ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев