Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын 5 үлем очрагын расладылар.
Кичә – 27 гыйнварда 5 кеше коронавирустан үлгән. Әлеге мәг ълүмат ТР сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән килде. 1934, 1947 елгы ике хатын-кыз һәм 1951, 1955, 1958 елгы өч ир-ат коронавирус корбаны булган. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
27 гыйнварга Татарстанда 252 үлем очрагы теркәлде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз