Зәй офыклары

Коронавирустан узган тәүлектә терелүчеләр – 95 кеше

Узган тәүлектә республикада тагын 38 кешегә Covid-19 диагнозы куелган.

Өчесе – читтән кергән, калганнары  – вирусны авыру белән элемтәдә булу сәбәпле йоктыручылар. 8 авыру хастаханәгә салынган, 30ы -  өйдә дәвалана.

 Авыруны йоктурычулар арасында 18 яшькә кадәрлеләр өч кеше.   Авыручылар арасында 30-50 яшьлекләр - 17 кеше. 18-30 яшьлекләрдән ике, 50-60 яшьлекләрдән  - 9,  60-70 яшьлекләрдән – 5, 70-80 яшьлекләрдән – 2 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Шәһәрләр буенча иң күп  авыручылар Казанда, алар – 23 кеше. Яр Чаллы, Югары Ослан, Нурлат, Тәтеш районнарында – икешәр, Аксубай, Буа, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш  районнарында берәр очрак теркәлгән.

Барлыгы 15 октябрьгә Татарстанда 7692 авыру очрагы теркәлгән. Терелүчеләр саны – 6579, шуларның 95е – узган тәүлек эчендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: