Зәй офыклары

Коррупцияне кисәтү чаралары

2008 елның 25 декабрендә дөнья күргән «Коррупциягә каршы тору турында» Федераль законның (№ 273) 13.3 маддәсенә өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертелде. Аның нигезендә оешмаларга коррупцияне кисәтү буенча чаралар күрү йөкләнә.

Коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау максатыннан һәм югарыда аталган законның  13.3 маддәсе таләбе буенча оешмалар коррупцияне кисәтү буенча чаралар күрергә бурычлы. Бу юридик көче, оештыру-хокукый формаларына бәйсез рәвештә, коммерция оешмаларына да кагыла. Коррупцияне кисәтүче чараларның берсе булып коррупциягә каршы чаралар сәясәте кабул итү тора.
Оешмада коррупцияне кисәтү буенча түбәндәге чаралар күрелергә мөмкин: коррупциячел  һәм башка төр хокук бозуларны кисәтү өчен җаваплы бүлекләр яки кешеләрне билгеләү, оешманың хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итүе, оешманың намуслы эшләвен тәэмин итүгә юнәлтелгән эш тәртибен һәм стандартларын гамәлгә кертү,  этика кодексын һәм оешмада эшләүчеләр өчен хезмәттәге тәртип кагыйдәләрен кабул итү, ихтыяҗлар конфликтын көйләү һәм булдырмау, рәсми булмаган отчетлар төзү һәм ялган документлар куллануны булырмау. Оешманың коррупциягә каршы чаралар  сәясәте эшчәнлектә коррупциячел хокук бозуларны тыю һәм профилактикалауга юнәлдерелгән, бер-берсе белән бәйләнгән конкрет чаралар, процедуралар, принциплар комплексы булып тора. Моннан тыш, оешмаларга, үзләренең ихтыяҗлары, вазифалары, эш үзенчәлекләре, штатлар саны, оештыру структурасы, матди ресурсларыннан чыгып, коррупциягә каршы тору өчен җаваплы структур бүлекчәләрне һәм җаваплы кешеләрне билгеләү йөкләнә. Коррупциягә каршы тору өчен җаваплы структур бүлекчәләр һәм җаваплы кешеләрнең бурычлары, вазифалары, вәкаләтләре төгәл билгеләнгән булырга тиеш.
Конкрет оешманың коррупциягә каршы сәясәтенең эчтәлеге бу оешма эшчәнлегенең үзенчәлеге һәм ул эшләгән шартлардан чыгып төзелә. Оешманың коррупциягә каршы  чаралар сәясәтендә түбәндәге сораулар чагылыш таба: коррупциягә каршы сәясәт урнаштыруның максатлары һәм бурычлары, сәясәттә кулланыла торган төшенчәләр һәм билгеләмәләр, оешманың коррупциягә каршы эшчәнлегенең төп принциплары, сәясәтне куллану даирәсе һәм аңа буйсынырга тиешле кешеләр, оешмада коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру өчен җаваплы хезмәткәрләрне билгеләү, оешманың һәм хезмәткәрләрнең коррупцияне кисәтү һәм аңа каршы тору белән бәйле булган вазифаларын билгеләү һәм аларга беркетеп кую, оешмада тормышка ашырыла торган коррупциягә каршы чаралар, стандартлар һәм процедуралар исемлеген һәм аларны үтәү (куллану) тәртибен булдыру, коррупциягә каршы сәясәт таләпләрен үтәмәгән өчен җаваплылык; оешманың коррупциягә каршы сәясәтен яңадан карау һәм үзгәрешләр кертү тәртибе.  Оешманың расланган коррупциягә каршы чаралар сәясәте электрон почта аша, текстны корпоратив сайтта урнаштып яки кул куйдыртып, барлык эшләүчеләргә җиткерелә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: