Зәй офыклары

Кош гриппы

Татарстанга кош гриппы керү куркынычы бар. Чөнки яз җитүгә, туган якларына күчмә кошлар әйләнеп кайта башлый. Ә алар, күбрәк кыргый каз-үрдәкләр, авыруны таратучылар булып санала. Шуңа күрә бу авыру хакында тагын бераз исегезгә төшереп китәбез.

Кыргый кошлар организмы, йорт кошларыныкына караганда, әлеге вируска чыдамрак. Ә авыру йорт кошларына йокса, аларның күпләп үлүенә китерергә мөмкин. Кош гриппы ризык яки су аша, шулай ук авыру кошлар белән турыдан-туры элемтәдә булганда, һава-тамчы юлы белән дә күчәргә мөмкин.
Хуҗалыгында кош-корт тотучылар бу авыруның беренче билгеләрен белергә тиеш. Кошлар йомырка салудан туктый, температурасы күтәрелә, хәрәкәтләре авырлаша, тышкы тавышларга реакция югала, азыктан һәм судан баш тарта, борын тишекләреннән сыекча ага, конъюктивит, күзләре томалана һәм сукырая, эче китә. Кош гриппының инкубацион чоры 20-30 сәгатьтән алып, ике тәүлек булырга мөмкин. Чирле кошны башкаларыннан аерырга, кыргый кошлар белән контакт булдырмаска, кошлар асрый торган биләмәне һәм корылмаларны чистартып, дезинфекцияләп торырга кирәк.
Саклану чаралары: авыру кошларның продукцияләрен кулланмаска, хәтта тотып та карамаска; авыру кошны балаларыннан аерырга, кошларда авыруның беренче билгеләре күренүгә ветеринарга мөрәҗәгать итәргә; саклану чараларын кулланырга (маскалар, перчаткалар, махсус халат, бит-кулларны сабынлап юарга); гриппның беренче билгеләре беленүгә, табибларга мөрәҗәгать итәргә.
Әнәс Сөләйманов,  ветеринария белгече.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: