Зәй офыклары

Космос белән бәйле вакыйгаларның шаһиты Антонина Чекашова “Шатлык” балалары белән очрашуга килде

12 апрель – Космонавтика көне, кем өчендер гадәти календарь дата булса, ә менә Чекашовлар гаиләсе өчен ул аерым мәгънәгә ия.

Космонавтика көнендә “Шатлык” бакчасына балалар белән очрашуга музыка тәрбиячесе Любовь Аликовнаның әнисе, бакчабызда тәрбияләнүче Елена Якимованың әбисе – ветеран укытучы Антонина Михайловна Чекашова килде. Ул балаларга үзе шаһит булган 1961 елның мартында булган бик тә кызыклы вакыйга турында сөйләде.
 Гагарин космоска очканчы бер ай алдан Зәйдән 10 километр читтәге Иске Тәкмәк авылы басуына Җир орбитасында булган космик аппаратта эт төшә.  Сынау максаты белән Космос киңлекләренә җибә¬рел¬гән “Восток-0” корабы, адашып, Җир белән элемтәне югалта һәм билгеләнгән урынга очып барып җитә алмыйча (ул Саратов өлкәсенә төшәргә тиеш була), Иске Тәкмәк авылы басуына килеп төшә.
Бу вакытта Антонина Михайловнага 11 яшь була, ул үзенең әти-әнисе белән
-1961 елның 9 марты иде. Без  мәктәптә – дәрес вакыты. Шул чак кинәт өч тапкыр көчле шартлау тавышы ишетелде, хәтта бу тавыштан тәрәзә пыялалары чыңлап  куйды.  Тәрәзәдән йортлар өстендә зур шар күренде, аннан кызыл төстәге парашютта кеше чыкты.  Балалар, өлкәннәр басуга таба йөгерде. Соңрак аның космонавт скафандрындагы манекен булуы ачыкланды. Манекенның күкрәгенә берничә телдә: “Кагылмаска! Җирле властька хәбәр итегез!” дип язылган иде. Беренчеләрдән булып аппарат төшкән урынга малайлар йөгерде. Авылдашлар тарихи вакыйганың шаһиты булулары турында аңламадылар да. Бу турыда соңрак – дистә еллар узгач кына төшенделәр, - дип сөйләде Антонина Михайловна.
Шулай итеп, Космонавтика көне аларның зур һәм тату гаиләсе көне зур бәйрәм буларак кереп китә.
Балалар кунак апаны зур игүтибар белән кызыксынып тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: