Зәй офыклары

Котыру авыруына каршы көрәш декадасы башлана

Котыру авыруы очраклары ешаю һәм аны профилактикалау белән бәйле рәвештә, Татарстанда 16 сентябрьдән 26 сентябрьгә кадәр әлеге авыруга каршы көрәш декадасы игълан ителде.

Декадага район ветерания хезмәткәрләре дә кушылды. Аның кысаларында котыру авыруын кисәтү буенча санитария-эпидемилология комиссиясе утырышын уздыру планлаштырыла, йорт хайваннарын вакцинацияләү көчәячәк ( ул ел дәвамында алып барылса да), халыкка әлеге авырудан сак булу турында белешмәлекләр таратылачак, тиешле мәгълүмат җиткереләчәк.
Шунысын да әйтик, район ветеринария берләшмәсе хәбәр итүенчә, агымдагы елда районда котыру авыруы теркәлмәде.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: