Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

«Кояшкай»да юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар

“Кызыл калфакның урмандагы маҗаралары” дигән театральләштерелгән музыкаль тамаша “Яшел ут-2021” бәйгесе кысаларында узды.

Зәйнең «Кояшкай» балалар бакчасында балалар һәм тәрбиячеләр тарафыннан әзерләнгән “Кызыл калфакның урмандагы маҗаралары” дигән театральләштерелгән музыкаль тамаша күрсәтелде. Бу тамаша район күләмендә балалар бакчалары арасында баручы “Яшел ут-2021” бәйгесе кысаларында узды.

Тамашаның  максаты: юл йөрү хәвефсезлеген пропагандалау, балаларның юл-транспорт һәлакәтендә имгәнүләрен кисәтү.

- Әкият сюжеты  аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларның юл йөрү иминлеге кагыйдәләре турында күзаллауларын формалаштыру – тәрбия чараларының берсе булып тора. Әкият геройларының юлдагы маҗараларын күзәтеп, балалар үзләренә сабак ала. Тормышта, әкияттәге сыман, төрле хәлләр булуы мөмкин. Иң мөһиме - юл кагыйдәләрен бозмаска кирәк! – ди өлкән тәрбияче Нурсилә Җиһангирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев