Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Күп балалы гаиләләр игътибарына!

Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тәртибенә үзгәрешләр кертелде

Закон нигезендә, өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнар, Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 статьясы 3 пункты 1 пунктчасы нигезендә, бушлай җир кишәрлеге алуга җир кишәрлеге сорап гариза биргән көнгә күрсәтелгән гражданнар торак урынына мохтаҗ буларак социаль наем шартнамәсе буенча бирелә торган торак урыны алуга исәптә торсалар, ата-ананың берсенең яисә берүзе генә яшәүче атаның яисә ананың яшәү срогы Татарстан Республикасы территориясендә   кимендә биш ел булса, дәгъва итә алалар.
Әлеге шартларны үтәү зарурлыгы Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми порталында 2022 елның 26 июлендә урнаштырылган «Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 һәм 32.1 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 25 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә кергәннән соң (рәсми басылып чыкканнан соң 30 көн узгач үз көченә керә) җир кишәрлеге алуга гариза бирүче гражданнар өчен генә билгеләргә тәкъдим ителә.
Шул ук вакытта Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәү дәвамлылыгына һәм социаль наем шартнамәләре буенча бирелә торган торак урыннарына мохтаҗлык турында закон проектында тәкъдим ителә торган шартларга туры килмәгән өч һәм аннан күбрәк баласы булган гражданнар Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 статьясы 3 пункты 2 пунктчасы нигезендә җир кишәрлеген түләүсез алу хокукын саклап калалар.
Закон нигезендә шулай ук өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гражданнарны Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 статьясы 3 пункты 1 пунктчасы нигезендә җир кишәрлеге алу хокукына ия гражданнар исемлегенә кертү буенча карар кабул итү өчен кирәкле документлар исемлеге, шулай ук гражданнарны күрсәтелгән исемлекләрдән төшереп калдыру очраклары аныклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев