Зәй офыклары

Күпфатирлы йортлар советларына уку мөмкинлеге бар

Татарстанда республиканың коммерциячел булмаган торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә, йортларда яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруны күздә тотып, төбәкара иҗтимагый контрольлек үзәге эшчәнлеген башлап җибәрде. Әлеге иҗтимагый оешма - үзәк киңрәк мәйданда эшләү мөмкинлегенә иреште, бүгенге көндә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә проблемаларны хәл итү буенча әлеге иҗтимагый оешма тарафыннан масштаблы эш алып барыла. Болар...

Татарстанда республиканың коммерциячел булмаган торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә, йортларда яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруны күздә тотып, төбәкара иҗтимагый контрольлек үзәге эшчәнлеген башлап җибәрде. Әлеге иҗтимагый оешма - үзәк киңрәк мәйданда эшләү мөмкинлегенә иреште, бүгенге көндә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә проблемаларны хәл итү буенча әлеге иҗтимагый оешма тарафыннан масштаблы эш алып барыла. Болар кайнар линияләр оештыру, гомуми сораулар һәм шулай ук юридик темага халыкка консультацияләр бирүдән гыйбарәт.

ТР идарәче компанияләр эш принцибына халыкның күп кенә сораулары буенча күпфатирлы йортлар советлары оеша, аларның эшчәнлеге турыдан-туры оешма җитәкчеләре белән үзара бәйләнештә булачак. Шунысы игътибарга лаек, төбәкара иҗтимагый контрольлек үзәге белгечләре башкалабыз Казан һәм Татарстан Республикасы шәһәрләре күпфатирлы йортлар активларын укытырга планлаштыра. Моның өчен средстволар каралып, укулар 12 сәгатьлек семинар формасында бушлай булачак. Укулар үз эченә Торак кодексы нигезләре, энергия саклау, юридик практика, идарәче оешмаларның күпфатирлы йортлар советлары белән үзара бәйләнешен ала. Семинардан соң анда катнашучыларга сертификат, методик кулланмалар тапшырыла. Гомумән, үзәк агымдагы елда төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык колледжы базасында бер меңгә якын кешене укытырга әзер. Күпфатирлы йортлар советлары мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмаслар, шәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: