Зәй офыклары

Күпне кичергән ветеран

Югары Шепкә җирлегенә караган Имәнлебаш авылында сугыш ветеранына тиңләштерелгән 94 яшьлек Бари ага Сөләйманов яши. Авылда ун тыл ветераны, ирләре сугышта үлгән өч тол исәпләнә. Имәнлебаштан сугышка 140 ир-егет китеп, шуларның 52се яуда башларын салган. Сугышка алынучыларның берсе Бари ага була, тик аны язмыш урау юллар аша кире туган авылына кайтара.

Бари аганың яшүсмер еллары сугыш  башына туры килә. Сугышка алынганчы колхозда төрле эштә эшли.  1943 ел башында армиягә алына. Иске Зәй хәрби комиссариатыннан  ат олауларында хәрби хезмәткә киткәнен әле дә хәтерли олпат ага.  Ул Йошкар-Ола шәһәренә озатыла. Аларны биредә мәктәпкә урнаштыралар, бинаны булачак солдатлар үзләре ягып җылыта торган була.  200 мең кешене колачлаган әлеге  хәрби частьтә җиде ай укуда була якташ: булачак сугышчыларны танкларга каршы атарга өйрәтәләр.
-Биредә хәрби приясага кабул иттем, ул көн матур бер хатирә булып күңелдә саклана, - ди ветеран, яшьле күзләрен сөртеп.
Фронтка китәргә җыенган  солдат язмышы көтелмәгән    борылыш ала. Бүген утын әзерлисез дә иртәгә фронтка китәсез, ди командирлар.
Бари да утын әзерләүчеләр арасында була. Тик урманга утынга баргач, Барины агач басып, ул шактый зәгыйфьләнә. Шулай итеп, фронтка барасы егетнең яуда дошманнарга каршы сугышу хыялы челпәрәмә килә. Бер еллап дәваханәдә ята ул, аннан - икенче группа инвалидлык. Шәфкать туташлары аны носилка белән күтәреп Смыловка пристанена китерәләр. Бәхетенә, анда ул күрше урыс авылы  Пәлчикәү кешесен очрата. Ул ат белән  пристаньга икмәк китергән була. Шулай итеп, аны якташы туган авылына - әти-әнисе янына кайтара.  
Бари әкренләп тернәкләнә башлый, аягына баса. Колхозда яшүсмерләр белән хатын-кызлар гына эшли. Һәм алар сафына Бари да өстәлә. Сугыштан соң колхоз, ил торгызу еллары тагын да авыррак, тик бирешми Совет халкы. Бари булган-уңган кыз  Фатыйма белән гаилә кора. Комбайнда да эшли, тегермән дә тарта. Сөләймановлар гаиләсендә өч ул – Габделхәй, Рифкать, Әхәт үсә. Аяныч, ике улы вафат булган, бала кайгысыннан да яманы юк икән, ди ага. Тормыш иткән Фатыймасы да бакыйлыкка күчкән. Бари ага бүгенге көндә улы Әхәт тәрбиясендә яши: урын-җире чиста, тамагы тук аның.
-Ничек тә 9 Май - Җиңү көнен күрәсе иде, саулыгым бераз какшап тора, - ди ветеран.
Авыл халкы ярата, хөрмәт итә аганы. Мәдәният хезмәткәрләре оештырган «Безгә тынычлыкны сакларга васыять иттеләр» дип исемләнгән  үзешчән иҗат фестивалендә теләп катнашты ул.  Чараның башыннан ахырына кадәр сәхнәдә утырып, фестивальгә үзенчәлек өстәде.
Җиңү таңын якынайткан Имәнлебаш аксакалы – хөрмәтләүгә, ихтирамга лаек зат ул.                                                                          

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: