Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Күпне күргән, күпне кичергән Мөнәздәһә апа Халикова

Шәһәрдәшебез, тыл ветераны Мөнәздәһә Халикова - “Зәй офыклары” газетасын яратып алдыручы, аның тугры укучысы.

Сугыш ачысы, аннан соңгы илне торгызу авырлыкларын үз иңнәрендә күтәргән өлкәннәр игътибарга лаек. Өстәвенә, алар көчле рухлы, тормыш яратучан. Шәһәрдәшебез, тыл ветераны Мөнәздәһә Халикова - шундыйлардан. Ул - “Зәй офыклары” газетасын яратып алдыручы, аның тугры укучысы. Тиздән ветеран 90 яшьлек юбилеен билгеләп узачак.
Мөнәздәһә әби тумышы белән Сарман районы Игәнәбаш авылыннан. Яшүсмер еллары авыр, шанлы сугыш елларына туры килгән. Сугыштан соң аеруча авыр еллар. Әтисе Сәлах ага хуҗалыгында, шулай ук колхозда эшнең исәбе-хисабы юк. Шуңа кызга мәктәптә бары дүрт класс белем алырга гына туры килә.


Авыр еллар, туя ашау сирәк эләгә аларга. Авыл халкы язга чыгып текәшкәч, кышын кар астында калган ашлыкны ашап агулана. Шул рәвешле, кан чиреннән авыл халкы иза чигә: шактый кеше бакыйлыкка күчә. Сыер, кәҗәсе булганнар гына исән кала. Ул шанлы елларны күз яшен сөртеп искә ала ветеран.
- Авырлык-кыенлыклардан соң бераз тормыш җиңеләя төште, - ди Мөнәздәһә әби.
Ул 1953 елда Игәнәбаш авылының уңган-тырыш егете Әхәт Халиковка тормышка чыга. Халиковлар икәүләп колхозда эшлиләр. Гаиләдә ике кыз, бер ул үсә. Тара-бара алар ут күрше Зәйгә күченеп килә. Биредә алар Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсенә килеп урнаша, үз йортларын булдыра. Халиковларга бала кайгылары да күрергә туры килә. Юл һәлакәтендә өлкән кызлары, ике баласы белән киленнәрен, ир туганы белән аның хатынын югалталар. Авыр кайгыны эш белән җиңәләр.
- Әбием кече кызы белән мине һәм сеңлемне тәрбиягә алды, аларны, аеруча әбиебезне бик яратабыз, -ди оныгы Лилия.


Бу турыда Лилия җылы итеп искә ала. Кайгы ялгыз килми, диюләре хак. Мөнәздәһә әбине кайгы-борчулар янә сагалап тора: ул гомер иткән тормыш иптәшен, оныгын һәм оныкчыгын югалта. Кайгы сыгылдырып сынаса да, сынмый ул: яшәргә көч таба. Укырга ярата, әйткәнебезчә, район газетасын аеруча яратып укый. Басманы ул редакциянең үзеннән килеп ала. Безнең белән аралаша, авыр еллар, үзенең тормыш юлы турында сөйли. Җылы сүз, аралашу кирәк шул өлкән кешегә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев