Зәй офыклары

Күптән көтелгән бурыч тиз арада кайтарылган

2014 елдан бирле баласы алдында булган бурычын ир-ат BMW машинасын тартып алу кыркынычы янагач, шунда ук түләп бетерә

Нурлат районында суд приставлары 7 яшьлек бала файдасына атасыннан 240 мең сум акча түләттергән.  Суд приставлары тарафыннан  аның BMW автомобиленә арест салу алимент түләмәүчене бурычын тиз арада биреп бетерергә мәҗбүр итә.

 

35 яшьлек ир-ат 2014 елдан бирле кызына алимент түләү турындагы суд карарын үтәмәгән. 2020 елда ир-атка алиментны мәҗбүри түләттерү өчен башкарма документын бирелә.

 

Приставлар гражданинга карата эш кузгаткан, аның кысаларында түләмәүченең яшәү урыны ачыкланган, анда аның BMW 520d xDrive автомобиле дә табылган. Суд приставлары транспорт чарасын кулга алу һәм тасвирлау актын төзиләр. Машинасын тартып алу өчен эвакуатор килүен дә көтеп тормыйча, әтисе булган бурычларын тулы күләмдә түләгән. Суд приставлары тарафынанна күрелгән чаралар нәтиҗәсендә күптән көтелгән алимент акчасы  күчерелгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: