Зәй офыклары

Күрүче, белүче юкмы?

6 декабрьдә көндезге сәгать бер белән ике арасында Яңа шәһәрдә урнашкан "Флокс" чәчәк кибетеннән, сатучының ышанычын яулап, билгесез хатын-кыз 4300 сум акча урлый. Әлеге хатын кызга хас билгеләр: 50-55 яшьләр чамасында, йөзе озынча, чәче коңгырт сары, буе 160-165 сантиметр тирәсе. Аның өстендә - кара дубленка, җиңнәре һәм якасы соры төстә,...

6 декабрьдә көндезге сәгать бер белән ике арасында Яңа шәһәрдә урнашкан "Флокс" чәчәк кибетеннән, сатучының ышанычын яулап, билгесез хатын-кыз 4300 сум акча урлый.

Әлеге хатын кызга хас билгеләр: 50-55 яшьләр чамасында, йөзе озынча, чәче коңгырт сары, буе 160-165 сантиметр тирәсе. Аның өстендә - кара дубленка, җиңнәре һәм якасы соры төстә, башында чүпрәк яулык.

Бу хакта нинди дә булса мәгълүматка ия кешеләрнең 02, 7-02-02, 3-01-99, 7-14-21 телефоннарына шалтыратуы сорала. Мәгълүмат җиткерүченең анонимлыгы гарантияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: