Яңалыклар

Күргәзмәдә – солдат хатлары

Күптән түгел туган як тарихын өйрәнү музее “Сугыш еллары хатлары” дип аталган республика күчмә күргәзмәсен кабул итте. Танылган фотограф сурәтләреннән торган әлеге фотокүргәзмә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең “Тарихи истәлек” дигән проекты кысаларында 2017 елның декабреннән бирле эшли. Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршылау алдыннан берничә ай дәвамында күргәзмә республикабызның 43 районында оештырылачак. Зәй күргәзмәне Түбән Камадан кабул итеп алды һәм ул саны буенча 18нче иде. Шунысы игътибарга лаек, күргәзмәдә Василий Кнышның һәлак булган полкташының хатыны Анна Колчеринага (ул безнең якташыбыз) язган хатын күрү мөмкинлеге булды.

Күргәзмәне ачу тантанасында Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Лапин катнашты. Ул 1926 елда Югары Уратма авылында туган, III дәрәҗә Дан ордены, “Батырлык өчен”,  “Венаны алган өчен”, ”Германия-не җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Аның чарада катнашуы, без - яшьләргә мөрәҗәгать итеп әйткән сүзләре күңелләргә үтәрлек, сугыш хатирәләрен тоярлык булды. Шулай ук күргәзмәне ачуда шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина, район ветераннар советы әгъзалары чыгыш ясады.  Алар бу проектның мөһимлеген ассызыклап,  мондый чараларның кирәклеген әйттеләр. Әлбәттә, чарага шәһәр-районыбызның хәрби-патриотик клублары һәм берләшмәләре  вәкилләре, эзтабарлар да чакырылган иде.
Туган як тарихын өйрәнү музеенда 77 солдат хаты саклана. Хатлар. Хатлар... Өчпочмаклы, ак, зәңгәр яки ал конвертлы, читенә кыр почтасының тәртип саны куелган. Әллә ничә төрле кулъязма, төрле төстәге карандашлар, төрле телдә язылган. Бу хатларда бер генә теләк: Җиңүгә ышаныч!
Солдат хатлары... Күз алдыгызга китерегез: кыска гына ял вакытында солдат окопта яки блиндажда, кәгазен калай савыт төбенә яки тез башына куеп, хат яза. Дошманга булган ачы нәфрәте дә, сугыш авырлыгы, яраларының сызлавы, иптәшләренең һәлак булу кайгысы - барысы да шушы хатка сыеп беткән. Бу кечкенә генә кәгазьдә дошманны чигендереп алынган шәһәрләр һәм авыллар турында да сөйләнә. Солдат язылып беткән хатын бик пөхтәләп,  өчпочмаклап төрә, адресын яза һәм кыр почтасына илтеп сала. Шулай ул, иң изге теләкләрен әйтеп, гаиләсенә сәлам хаты җибәрә. Солдатлар ут эчендә. Кайберләре, искиткеч батырлыклар күрсәтеп, сугыштан исән чыга, ә кайберләре, дошман белән соңгы сулышына кадәр көрәшә. Ә хат, канатлы кош кебек, ерак-еракка “оча”.  Ул фронтчының ялкынлы сүзләрен туган иленә, гаиләсенә, якын кешесенә житкерә.
 Василий Кнышның Анна Колчеринага язган хатыннан: «Исәнмесез, әгәр дә сезгә шулай дип дәшеп булса,  Аня! Павликка дип язылган посылканы 1943 елның 23 апрелендә миңа тапшырдылар. Менә ул. Павликны мин яхшы сугышчы буларак беләм.  Ул Ворошилов өлкәсенең Марковка авылы янында барган сугышта һәлак булды. Кызыл Армиянең яхшы, кыю сугышчысы  шунда ук җирләнде.  Ул Ватан өчен, үз халкы, гаиләсе өчен  батырларча һәлак булды. Сугышчылар аның өчен немец  фрицларыннан үч алырга вәгъдә бирделәр. Без фронтта бер генә  фикер белән яшибез – дошманны бүген, иртәгә үтерергә! Әгәр дә болай эшләмәсәк, ул сине үтерә. Менә шулай, Аня. Немецларны юк итү өчен патроннар җитәрлек, аларга нәфрәт, үч алу теләге белән күкрәкләребез тулы. Посылканы миңа тапшырганнары өчен җитәкчелеккә, аеруча аны әзерләп җибәрүчегә, сезгә, Аня, зур рәхмәт. Менә берничә сүз язып салырга уйладым. Казбек папиросы өчен аерым рәхмәт, Аня. Мин дә сугышларның берсендә яраланган идем, шулай да сафта калдым.  Хәзергә сугышның алгы сызыгында. 7 мартта миңа Кызыл Йолдыз ордены тапшырдылар, 21 апрельдә исә тагын шундый ук орденга лаек булдым.Яңа бәрелешләрдә мин тагын да ныграк көрәшәчәкмен, батырлык үрнәге күрсәтәчәкмен.Сугышырга,  дошманны кырырга өйрәнеп җиттек без. Хәрби антыбызны ахыргача үтәрбез дип ышандырам. Шушы сүзләр белән хатымны тәмамлыйм,  Аня. Кулыгызны кысам...»

Светлана Долгова, музей хезмәткәре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Күргәзмәдә – солдат хатлары
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар