Зәй офыклары

Кристина Сидорова: “Авыл кешеләренең ачыклыгы сокландырды”

Студентларның кышкы каникул көннәрендә районда “Медицина десанты” студентлар отряды эшләде. Казан һәм башка шәһәрләр медицина югары уку йортларында белем алучы студентлардан торган отряд бу юлы авыл җирлекләрендә халыкка төрле хезмәтләр күрсәтте. Әлеге эшчәнлек турында «Россия студентлар отряды»ның студентлар медицина отрядлары кураторы Кристина Сидорова сөйли:

-25 студентны берләштергән отряд Зәй районының 9 авылында булды. Һәр авыл җирлегендә без ике-өч көн дәвамында эшләдек. Эшчәнлегебез Югары Шепкә авыл җирлегендә башланды  һәм  районның иң зур авылларыннан берсе - Сәвәләйдә тәмамланды Районда булган чорда без 600гә якын кешегә адреслы медицина ярдәме күрсәттек. Өйдән өйгә йөреп, кешеләрнең кан басымын үлчәдек, теләге булган кешеләргә электрокардиограмма үткәрдек. Өлкән яшьтәге кешеләргә тулы медицина тикшерүе уздырдык, дисәк тә, ялгыш булмас. Аларның нинди авырулардан интегүләрен, нинди дарулар кулланулары белән кызыксындык, гозерләрен тыңладык, тиешле анкеталар тутырдык, киңәшләр бирдек. Без бу эшчәнлектән бик канәгать калдык, чөнки авылларда яшәүчеләрнең шундый ачык күңелле, кунакчыл булулары сокландырды. Бик күпләр безне үз балаларыдай, үз оныкларыдай кабул итте. Кайбер авылларда безгә шундый нык ышанып, ничек көн күрүләре турында сөйләделәр, мал-туарларын, кош-кортларына кадәр күрсәттеләр, күчтәнәчләр бирделәр. Безнең мондый төр ярдәмне күргәнебез дә юк иде, диючеләр күп булды. Шунысын да әйтим, медицина ярдәме күрсәтүдән тыш, без ялгыз яшәүче әби-бабайларның ишегалларын кардан чистарттык, өйләрен җыештырдык һәм башка төрле ярдәм күрсәттек. Мәктәпләр һәм балалар бакчаларында булып, балалар белән очраштык, аларга сәламәт яшәү рәвеше алып бару кирәклеге турында сөйләдек, укучыларны, кирәк булган очракта, беренче медицина ярдәме күрсәтү алымнары белән таныштырдык. Бу укучыларны аеруча кызыксындырды. Отряд  клубларда 5 концерт күрсәтте.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: