Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Күркәм гаилә

Барановлар тормышның ямен, мәгънәсен белеп яшиләр.

 

Барановлар тормышның ямен, мәгънәсен белеп яшиләр.
1986 елның язы... Язгы матур көн. Кабан-Бастрык авылы кызы Людмиланың унынчы классны тәмамлап, имтиханнарга әзерләнеп йөргән вакыты. Күрше авылдан бер егет кунакка килә. Төскә-биткә матур, киң җилкәле, уртача буйлы, янып тора торган йөзле егет. Ул Пусташит авылыннан армиядән кайткан Борис булып чыга. Людмиланың эченнән генә: “Эх, бу егет минеке булса иде,” – дигән уй сызылып уза.

 

“Алланың амин, дигән сәгатенә туры килгәндер инде. Соңыннан белдем, Борисның башыннан да бу кызны үземнеке итәргә иде, дигән уй узган икән”, -дип искә ала танышкан вакытларын Людмила.
Егет белән кыз очрашып йөри башлыйлар. Борис Себер якларына барып эшләп йөри. Унбиш көн эшли, унбиш көн ял итә. Шулай өч ел очрашып йөргәч, мәхәббәтләренең ныклыгын сынагач, гаилә корырга булалар. Гөрләтеп туй уздыралар. Һәм менә Барановлар 33 ел дус, тату, үрнәк гаилә булып яшиләр. Әлеге гаиләдә ике бала үсә.

 

”Алар - безнең таяныч, горурлыгыбыз. Ун ел элек әби белән бабай булдык. Оныкларыбыз үсеп килә. Алар белән җәйге каникулларны бергә Кабан-Бастрык авылында үткәрәбез. Бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп яшибез. Кош-корт, куяннар асрыйбыз, бакчада бергә эшлибез. Җәен җиләк, гөмбә җыябыз, язын каен суына бергә барабыз, ә кышын тау шуабыз”, -ди Людмила Александровна.
Барановлар яңа еллар ялларын да бергә авылда үткәрергә тырыша. Күптән түгел Кабан-Бас-трыкта яңа йорт салганнар. Исәпләре – лаеклы ялга чыккач, туган якларга кайтып төпләнү.

 

Людмила Александровна - 24 ел Түбән Кама шәһәрендә балалар бакчасында тәрбияче, Борис Демьянович заводта эретеп ябыштыручы булып хезмәт куя.
Людмила ханым чигәргә бик ярата. Бу эшкә осталык аңа әнисеннән килә. Аның кышкы озын кичләрдә чиккән кулъяулыклары бик күп. Ул аларны бүләк итәргә ярата.

 

Тырышкан кеше барын да булдыра. Ә бу гаилә бар яктан да уңган.
Тылың ныклы, «ярты ягың» акыллы, сабыр, тырыш булмаса, зур уңышларга ирешеп тә булмыйдыр ул. Ялгышмаганнар алар бер-берсен сайлап, кыскасы, чиләгенә күрә капкачы, диләр халыкта. Гаиләдә Людмила белән Борис бер-берсенә ныклы терәк, сөекле ир белән хатын, балаларына кайгыртучан әти белән әни, оныкларына кадерле дәү әти белән дәү әни, туганнары, дуслары, авылдашлары өчен аларның ышанычын, хөрмәтен казанган киң күңелле чын кешеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев