Зәй офыклары

Кәрәкәснең иң укымышлы әнисе

Әниләр көне уңаенан игълан ителгән “Сөйлим әнием турында” рубрикасы астында Кәрәкәс мәдәният йорты директоры Рәмзия Зыязованың язмасын тәкъдим итәбез.

Әгәр дә авылыбызда яшәүче әниләребезгә номинацияләр бирсәк, "Иң укымышлы әни" исеменә Тәслимә Мулланур кызы Вәҗәһиева лаек булыр иде. Тәслимә ханым гомерен мәктәптә балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлады. Бүгенге көндә лаеклы ялда булуына карамастан, авылның мәдәни һәм иҗтимагый тормышында актив катнаша. Алар тормыш иптәше Хәбир абый белән өч кыз тәрбияләп, олы тормыш юлына озаттылар, бүгенге көндә оныкларын тәрбияләргә булышалар. Бу гаиләдә булган җылы мөнәсәбәтләр, ягымлы күз карашлары бер-берсен ничек хөрмәтләп кадерләп яшәүләрен аңлатып тора. Гаилә башлыгы гармунда уйнарга ярата, ә Тәслимә апа аңа кушылып матур итеп җырлый. Иң матур бәйрәм - Әниләр көне уңаеннан алга таба да шулай матур, тигез гомер, саулык-сәламәтлек телибез сезгә.

Фотолар шәхси архивтан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: