Зәй офыклары

Көрәш асылын югалтмасын иде

Көрәш безнең җанда, рухыбызда. Шунысы игътибарга лаек, 2020 елда узачак федераль һәм республикакүләм дәрәҗәдәге ярышлар исемлегенә көрәш тә кертелде. Бу уңайдан без зәйлеләр фикерләре белән кызыксындык.

Илфат Әшрәпов, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы:
- Агымдагы елда Казанда һәм Саба районының  Миңгәр авылында көрәш буенча дөнья чемпионаты, ТАССРның 100 еллыгы кубогына милли һәм  Олимпиянеке булмаган спорт  төрләре буенча республикакүләм фестиваль кысаларында көрәшчеләр бил алышачак. Фестиваль программасына башка ярышлар да кертелә. Ә менә татар көрәшенең федераль дәрәҗәдәге ярышлар исемлегенә керүе  - зур мәртәбә ул. Моның белән ил-көнгә татар халкы барлыгы, үткәне, аның йола-гадәтләре, мәдәнияте киң тарала.
 Гамир Таҗетдинов, спорт ветераны:
-Мин бу хәбәрне бик сөенеп кабул иттем. Федераль дәрәҗәдәге ярышлар исемлегенә татар көрәше булып, миллилеген югалтмыйча  керсен иде. Хәзер көрәшкә яңа кагыйдәләр кертелә. Ә бит  асылда көрәшче көндәшен аркасына салырга тиеш. Татар көрәше гомер-гомергә чистага аркага салу  булды.   Менә шул матур һәм чиста алымы белән татар бөтен җиһанга мәгълүм булырга тиеш саныйм.
Римма Хафизова, эшмәкәр:
-Бабам, әтием көрәшче минем. Шул рәвешле бил алышка  ир-атлар гына түгел, без хатын-кызлар да мөкиббән. Сабантуйларда утырып бил алышны күзәтәм. “Батырлар” тапшыруын карап барам: шуңа да республика һәм район көрәшчеләрен беләм.  Аның  федераль дәрәҗәдәге ярышлар исемлегенә керү хәбәрен хуплап каршы алдым. Форсаттан файдаланып, Казанда узачак  көрәш буенча Дөнья чемпионтына барырга язсын дип телим. Без зур спорт чарасы алды көннәре яшибез.
Рамил Фаршатов, “Зәй ” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры:
- Татар көрәшенең федераль дәрәҗәдәге ярышлар исемлегенә керүе без көрәшчеләргә көтелмәгән шатлык булды. Татар көрәше белән татарларны таныйлар дигән сүз. Тиздән Зәйдә элекке район башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә милли көрәштән Бөтенроссия һәм республика турниры узачак. Без - зәйлеләр  ил, республика көрәшчеләрен көтеп калабыз.   

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: