Зәй офыклары

Көрәш тренеры дәүләт бүләгенә ия

Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының 2019 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар буенча коллегия утырышы узды.

Утырышта дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды: «Зәй» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры  Сирень Сәлахов «Татарстан Республикасының атказанган  физик культура хезмәткәре» дәүләт бүләгенә ия булды.
Сирень Сәлахов Әлмәт физкультура техникумының көрәш бүлеген тәмамлап, хезмәт юлын «Сармаш» авыл җитештерү комплексында тракторчы булып башлый. Биредә  прораб,  бригадир булып эшли. Спортны, аеруча көрәшне үз иткән  егетне әлеге комплекста спорт  инструкторы итеп эшкә билгелиләр. Аның тырыш хезмәтен күреп алып, «Чаңгычы» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә тренер-укытучы итеп эшкә алалар. Аннан тренер хезмәтен «Зәй» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә дәвам итә.  
Шул рәвешле, Сирень Хәмитович  2000 елдан  физик культура һәм спорт өлкәсендә хезмәт куя. Беренче квалификацияле  категорияле тренер югары һөнәри осталыкка ия. Эшчәнлегендә фәнни-эзләнүгә таянып, яңа  технологияләр, уку-күнекмәләрдә исә яңа форма һәм алымнар куллана.
-Сирень Хәмитовна үз эшенә җаваплы карый, укучылар һәм хезмәттәшләре арасында абруе зур аның, -ди «Зәй»  спорт мәктәбе директоры Рамил Фаршатов.
Шуңа да    Сирень Хәмитович  шәкертләре - Дөнья, Россия, Татарстан  беренчелеге җиңүчеләре һәм призерлары. Аның уллары да - танылган көрәшчеләр. Радик Сәлахов - көрәш һәм билбау көрәшеннән Россия спорт остасы, ул бик күп ярышларда даими төстә зур уңышларга ирешеп килә. Ә икенче улы Рөстәм бүгенге көндә армия хезмәтендә. Ул - билбау көрәше буенча спорт остасына кандидат, шулай ук үз авырлыгында мәртәбәле ярышлар җиңүчесе.  
Сирень Хәмитовичның тырыш хезмәте тиешенчә бәяләнгән: ул «Татарстан Республикасы физик культура һәм спорт отличнигы» күкрәк билгесенә, Татарстан Республикасы Спорт һәм яшьләр эшләре министрлыгы Мактау грамотасына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәт хатына ия.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: