Зәй офыклары

Көрәшчеләр җиңүләр яулый

"Зәй" спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең уңышлары зур.

12 -15 мартта  Ульяновскида 2005-2006 елларда туган яшүсмерләр һәм кызлар арасында ирекле  көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды.  Анда “Зәй” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән  яшь көрәшчеләр катнашты. Ләйсән Хуҗина үз авырлыгында II урын алды. Ярышларга аны тренер Равил Салихов әзерләде. 13-15 мартта  Казанда 2003, 2004-2005, 2006-2007 елларда туган яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча  Россия беренчелеге узды. Беренчелектә  “Зәй” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән  Җәмил Ибраһимов көмеш медаль алды.  Аның тренеры - Айрат Минһаҗев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: