Зәй офыклары

Көрәшчеләр командасы турнирда өченче урында

14-15 февральдә Биектауда милли көрәш буенча каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы призына республика ярышы узды.

Каһарман-шагыйрь азатлык һәм батырлык символы булып санала. Быелгы бәйге Бөек Җиңүнең – 75 һәм ТАССРның 100 еллыгы кысаларында оештырылды. Дәрәҗәле турнирда 52  командада, 400 ләп көрәшче бил алышты.  Зәй данын бер төркем көрәшче яклады.  Шунысы игътибарга лаек, үз авырлыкларында Сергей  Павлик (тренеры Рәкыйп Фәйзуллин)  чемпион булды, Булат Гадершин (тренеры Илфат  Гадершин)  III урында. Киеренке бил алышта исә команда өченче урынга лаек булды.
Афәрин, көрәшчеләребез, яуланган үрләр һәм позицияне алга таба да саклагыз.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: