Зәй офыклары

Кукмара белән аралар ерагаймасын

Кукмарада “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды. Әлеге чара “Оста кулда һөнәр бар” дигән исем астында үтте. Утырышта ун төбәктән, бер чит илдән һәм республиканың 29 районыннан гүзәл затлар катнашты. Районнан анда “Ак калфак” җирле оешмасы җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова, милли-мәдәни үзәк җитәкчесе Роза Гатауллина барды. Узган ел әлеге чорда бу утырыш Зәйдә оештырылган иде.

Ак калфаклы ханымнарны  Кукмара районы чигендә каршы алганнан соң, Вахит авылы мәдәният йортына алып килгәннәр. Анда “Наза”, “Тургай” ансамбльләре кунакларга  үзләренең дәртле  җыр-биюләрен бүләк итә. Көзге муллыктан ясалган күргәзмә, мәктәп укучыларының үз куллары белән ясаган сувенирлары,  эшләнмәләре күпләрдә кызыксыну уяткан.  Биредә мастер-класслар күрсәтелә, Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе, Янил авыл җирлеге башлыгы, мәдәният йорты директорының чыгышлары була.  

Аннан кунаклар  Зур Сәрдек авылына юл ала, аларны  җирлекнең “Сердәш”, “Чәчкә” бию ансамбльләре каршылый. Зур Сәрдек гимназиясе, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең мастер-класслары, Сәлим Сәлаховның агач, Рәдүлә Сыйтдикованың чигүле эшләнмәләре,  эшмәкәр Миннефәнис Хәмәтдиновның камыр ризыклары, сөт продукцияләре, биредә куелган  “Кызыл олау” композициясе һәркем күңеленә хуш килә.

-Җырларда җырлана торган Кукмара, анда алып барылган  эшчәнлек  без -аккалфаклыларга бик ошады.  Алтын куллы, үз эшенең осталары яши икән биредә.  Мастер-классларда катнашырга тырыштык, районыбыз өчен үзебезгә зур тәҗрибә тупладык. Кукмара белән аралар ерагаймасын дигән теләктә калабыз, -  ди Энҗе Әхмәтҗанова.
Утырышта бу көнне “Йолдызлык”, “Кояшкай” балалар бакчаларында, күпрофильле лицейда да күптөрле мастер-класслар күрсәтелгән.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: