Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Кулланучы әлифбасы: техник яктан катлаулы товардагы җитешсезлекләрне ачыклаганда нишләргә?

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгеч-эксперты Эльвира Милочкина аңлата.

“Билгесез сәбәпләр аркасында техник яктан катлаулы товар ватылганда (сафтан чыккан очракта), сатучы еш кына кулланучыны ялгыш юлга кертә, техник яктан катлаулы товар кире кайтарылырга яки алыштырылырга тиеш түгел һәм аны ремонтларга гына мөмкин, ди. Тик бу һәр очракка да туры килми, әйдәгез, бергәләп өйрәник”, - ди Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгеч-эксперты Эльвира Милочкина .

 «Кулланучылар хокукларын яклау турында»  Законның 18нче маддәсе 1нче пункты нигезендә техник яктан катлаулы товарда, кулланучыга тапшырылганнан соң,15 көн эчендә җитешсезлекләр ачыкланса, кулланучы товарны сатучыга кире кайтаруны яки сатып алу бәясен яңадан исәпләп, шул ук яки башка маркадагы (модель, артикул) товарга алыштыруны таләп итәргә хокуклы.

 Закон нигезендә  югарыда күрсәтелгән таләпләр түбәндәге шартлар үтәлгән очракта канәгатьләндерелергә тиеш:

- «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Закон преамбуласы нигезендә товарның җитешсезлеге - ул төзәтә алмаслык яисә зур  чыгымнар  чыгарылырга кирәк булган  җитешсезлек;

-товарның җитешсезлекләрен бетерү буенча законда билгеләнгән срок  45 көннән дә артмаска тиеш;

-төрле җитешсезлекләрне берничә тапкыр бетерү сәбәпле, гарантия срогы дәвамында һәр ел саен товарны 30 көннән артык куллану мөмкин булмау.

Техник яктан катлаулы товарлар исемлеге Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Техник яктан катлаулы товарлар исемлеген раслау турында» 2011 елның 10 ноябрендәге 924нчы карары белән билгеләнгән.

Сатып алганнан соң 15 көн эчендә  техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарны кире кайтару  (алыштыру) өчен түбәндәгеләрне эшләргә:

- техник яктан катлаулы товарда җитешсезлекләр ачыкланганда сатучыга язмача дәгъва (претензия) белән мөрәҗәгать итәргә кирәк;

-дәгъвада товарда нинди җитешсезлекләр табылуын күрсәтергә кирәк;

-товарда җитешсезлекләрнең килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәс туган очракта, сатучы үз хисабына товарга экспертиза үткәрергә тиеш.

-сатучының (җитештерүченең) кулланучы таләпләрен ирекле тәртиптә канәгатьләндерүдән баш тарткан очракта кулланучы үз хокукларының суд аша хәл итәргә хокуклы.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы материаллары буенча.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев