Зәй офыклары

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте ТР тавыш бирү участокларында санитар-эпидемиологик таләпләрнең төгәл үтәлүен искәртә

Пунктларда коронавирус инфекциясеннән саклау өчен куркынычсызлык чаралары үтәлгән, дип яза “Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

 Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү барышында ТР буенча Роспотребнадзор хезмәте белгечләре урыннарда  куркынычсызлык чаралары таләпләренең  бозмавын белдерәләр. Бу хакта «Татмедиа» мәгълүмат үзәгендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы — Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина хәбәр итте.

“Коронавирус инфекциясе таралуга яисә таралуга ярдәм итәрлек хокук бозулар сайлау участокларында ачыкланмады", — дип ассызыклады Патяшина.

25 июньдә тавыш бирү вакытына кадәр Роспотребнадзор хезмәткәрләренең кайбер участокларга карата кайбер кисәтүләре бар иде, әмма аларны бетерү мөмкин булды.

Автобусларда һәм саф һавада тавыш бирү өчен булдырылган  мобиль участокларда куркынычсыз тавыш бирү мәсьәләсе җаваплы кешеләр белән аерым эшләнде. Анда дезинфекция һәр тавыш бирүчедән соң үткәрелгән. Төп тавыш бирү көнендә дә участокларда куркынычсызлык режимы үзгәрешсез калачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: