Зәй офыклары

Кулларында герләр уйнады

Районда спорт ветераннары истәлегенә турнирлар оештыру гадәткә керде.

.  Бу ялларда   спорт-сәламәтләндерү үзәгендә Урта Пәнәчедә туып-үскән якташыбыз, авыр атлетика буенча - СССРның, гер спорты һәм милли көрәш буенча РСФСРның спорт остасы Василий Николаев истәлегенә (2000 — 2001, 2002 елларда туган)  яшүсмерләр һәм кызлар арасында  Республика ярышлары узды. Анда Зәй, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә, Ютазы, Чистай, Сарман районарыннан 100 дән артык спортчы, Василий Николаевның тормыш иптәше Тамара Макаровна белән апасы  Нина Порфирьевна, дуслары, спорт ветераннары килде. Ярышларны ачу тантанасында башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, аның урынбасары Александр Чапков, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Рамис Мәвләвиев катнашты.  Илнар Фанилевич спортчыларны сәламләп, аларга уңышлы стартлар теләде. Тантанада Василий Николаевның авылдашы, дусты , мәгълүм көрәшче, милли көрәш буенча Россиянең спорт остасы Шамил Сәлаховка 65 яшьлек юбилее уңаеннан котлау сүзләре ирештереп бүләк тапшырды. Чарада Василий  Порфирьевичның авылдашлары, спорт ветераннары аның ничек итеп спортка килүе, тренерлык итүе, казанышлары, гадилеге, кешелекле булуы турында бәян итте.

Василий Николаев кечкенәдән спортка хирыс була, ул мәктәптә укыганда (Бигештә укыйлар) чаңгыда  оста йөргән. Армия хезмәтеннән соң ул ныклап гер спорты белән шөгыльләнә башлый. Ут күршебез Чаллыда эшләгәндә авыр атлетика белән мавыгып китә. Алай гына да түгел,  ул күп мәртәбәләр Сабантуй батыры булып кала. Легендар көрәшче дияргә тулы җирлек бар. Василий Николаев тәрбияләгән спортчылар, дәрәҗәле ярышларда катнашып, чемпионнар, призерлар булалар.

Гер спортына килгәндә, районда әлеге спорт төре ныклы үсеш алып килә. Аның башында танылган спортчы, тренер Рафис Гатин тора. Моның нәтиҗәсе буларак Зәй гер күтәрүчеләре кайда да сынатмый. Бу ярышта да районыбыз яшь спортчылары уңышлы чыгыш ясады. Турнирда үз яшь категорияләрендә яшүсмерләрдән Станислав  Николаев, Динар Вәлиәхмәтов  - II,  Максим  Афанасьев, Риназ Закиров, Рузаль Миннегалиев, Азат Хөсәенов - III,  кызлардан Алсу Гатина, Фәйрүзә Әхтәмова - I,  Татьяна Махотина III урында.

Командаларга килгәндә,  Зәй командасы - җиңүче, Минзәлә белән Ютазы командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.  Әлеге турнир Зәйдә  гер спортына игътибар зур булуны күрсәтә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: