Зәй офыклары

Кулларыннан гөлләр тама

Кеше сокланырлык әллә нинди хикмәтләр ясый белүчеләр турында әнә шулай диләр.

Бура-Киртә авылында яшәүче  уңган хуҗабикә Гөлзада апа Хәмидуллина кечкенәдән бәйләргә, чигәргә, тегәргә бик яраткан. Фермада сыерын сауган, күп еллар авыл халкына почта хезмәтен күрсәткән, абзар тутырып мал асраганнар. Бар яктан булган Гөлзада апа бүген дә тик утырмый, яраткан кул эшләре белән шөгыльләнә. Ул матурлыкны ярата, яратып кына калмый, матурлыкны үзе тудыра. Гөлзада апаның өйләрен ул чиккән әйберләр бизәп тора. Аның һәр эше кабатланмас, бер-берсенә охшамаган.  Кул эшләре күз явын алырлык.

Мондый уңган-булганнарга карап, кулларыннна гөлләр тама, дисәләр дә, беренче чиртата аларның җаннарыннан тама ул гөлләр.

Бура-Киртә мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: