Зәй офыклары

Кулында бала шәхесе

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” сәхифәсендә – “Тылсымлы әкият” педагогы Айсылу Венер кызы Сәхабетдинова.

Тәрбияче ул  кулы белән йомшак, гади балчыкны эшкәртеп, матур чүлмәк әвәләүче остага тиң. Тик тәрбияче кулында бала язмышы. Әти-әнисеннән соң тәрбия бирүче, бала шәхесен формалаштыручы кеше - нәкъ менә тәрбияче. Айсылу Венеровна – максатчан, эшенә иҗади якын килеп башкаручы кеше. Ул һәр баланың мөмкинлекләрен, сәләтләрен  ачып, дөрес юнәлеш бирә белә. Бакчада узган һәр көн бала өчен онытылмас булсын өчен тырыша. Эшен яратып, иренмичә, күңел җылысын биреп башкара.

  • Тәрбияче эше – минем язмышыма әйләнде. Тормышымда үз урынымны табарга ярдәм итте, – ди Айсылу Венеровна.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: