Зәй офыклары

Курчак театры - инвалид балалар янында

Мирный бистәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре инвалидлар декадасы кысаларында төрле чаралар үткәрәләр.

Алар мәдәният йортында эшләп килүче “Мальвина” марионеткалар театры белән   “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенә “Курчак ярдәм итәр” дип аталган тематик очрашу уздырдылар. Чара барышында үзәккә чакырылган инвалид балалар һәм аларның әти-әниләренә курчаклар, аларның кеше кебек төрле характерда булулары турында сөйләделәр һәм алар белән ничек идарә итеп булуны күрсәттеләр. Балалар үзләре дә “Шалкан“  әкияте буенча куелган спектакльдә  теләп катнаштылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: