Яңалыклар

Куш-Елгада кибет ачылды

Республикабызда халыкны тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлтелгән программалар гамәлдә. Аларда безнең район кыю катнаша. Шундый программаларның берсе –йөз һәм аннан да күбрәк кеше яшәгәгән торак пунктларда халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктлары төзү. Аның нигезендә ТР Министрлар Кабинеты карары белән республикада шундый 53 пункт (кибет) төзелеп, файдалануга тапшырылырга тиеш. Аның беренчесе узган җәйдә районыбызның Имәнлебаш авылында ачылса, дүшәмбе көнне шундый кибет кушелгалылар өчен ишекләрен ачты.Аны ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов катнашты.

Кайчандыр һәр авылда диярлек  кулланучылар җәмгыяте системасы карамагындагы кибетләр эшләп торды. Соңгы елларда  алар саны бармак белән генә санарлык калды. Алары да шәхси сәүдә нокталарына әйләндереле, күбесе табышлы түгел дип ябылды. Авыл аксакаллары әйтүенчә, Куш-Елгада да шундый ук хәл. Кулланучылар җәмгыяте карамагындагы кибет шәхси кулларга күчеп озак эшләмәгән, ике ел элек ябылган. Шулай да  халыкка сәүдә хезмәте күрсәтелми тормый. Бу эшне күчмә  сәүдә эше (автолавкалар) белән шөгыльләнүчеләр башкара. Авыл халкы фикеренчә, даими эшләп торучы кибет бик тә кирәк.

Мәйданы 50 квадрат метрлы һәм  модульдән җыелган комплекслы хезмәт күрсәтү пунктынын төзү 1 миллион 600 мең сумга төшкән. Әлбәттә, ул республикадан финансланган. Гомумән алганда, халыкка пункт сәүдә хезмәте күрсәтүдән тыш, макулатура, башка төр икенчел чимал җыю һәм кешеләр заказлары белән эшләү урыны булырга тиеш. Кибет, әлбәттә, район кулланучылар җәмгыяте канаты астында эшләячәк.

-Кибет - ул әйбер сатып алу урыны булса да, авыл халкы өчен кешеләрнең очрашып, күрешү-аралашу урыны да, -диде авыл аксакалы Сөләйман Гарипов.

Район башлыгыкушелгалыларны авыл тормышындагы мөһим вакыйга белән тәбрик итте. Ул шулай ук авыл кешесе өчен кибеттә көн саен ипи, сөт, башка көндәлек товарлар булырга тиеш, диде.

Авыл халкы  тантанадан соң киштәләре азык-төлектән сыгылып торган кибетне күреп чыгудан тыш, озын чиратларга басып, теләгән товарларын да сатып алды.

Районыбызда Имәнлебаш һәм Куш-Елга кебек зур булмаган авыллар байтак.  Район җитәкчелеге тарафыннан  аларда  шушы программа кысалырында кибетләр төзү  буенча эш алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Куш-Елгада кибет ачылды
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар