Зәй офыклары

Куш Елганың "Ашыт җыены" күңелле үтте

Куш-Елга авылы инде өченче ел рәттән ,бик күп еллар онытылып торган фольклор бәйрәме"Ашыт җыены" уздыра.Бик күп Куш-Елгалылар ерак араларны якын итеп кайтты,Кадер,Әхмәт,Шыкмай,Түбән-Биш,Пусташит авыл халкы бәйрәм мәйданына җыелды.Мәйдан үзенчәлекле бизәлгән,бер почмагында авылның элекке хәлен сөйләгән музей экспонатлары,берничә кул остазы:Икълимә Юнысова,Флүрә Вәгыйзованың кул эшләреннән күргәзмә.Мәйданның бер өлешендә килгән кибетләр,балалар һәм үсмерләр өчен...

Куш-Елга авылы инде өченче ел рәттән ,бик күп еллар онытылып торган фольклор бәйрәме"Ашыт җыены" уздыра.Бик күп Куш-Елгалылар ерак араларны якын итеп кайтты,Кадер,Әхмәт,Шыкмай,Түбән-Биш,Пусташит авыл халкы бәйрәм мәйданына җыелды.Мәйдан үзенчәлекле бизәлгән,бер почмагында авылның элекке хәлен сөйләгән музей экспонатлары,берничә кул остазы:Икълимә Юнысова,Флүрә Вәгыйзованың кул эшләреннән күргәзмә.Мәйданның бер өлешендә килгән кибетләр,балалар һәм үсмерләр өчен уен урыннары булдырылган. Ә инде үзәк өлешендә нинди генә җырлар,биюләр булмады,түгәрәк уеннарның ничә төрлесе генә уйнатылды. Җыенны тантаналы рәвештә Түбән- Биш авыл җирлеге башлыгы Дамир Вәгыйз улы Насретдинов ачты. Нинди саф татар авылы бәйрәмен изге азансыз башласын?Хөрмәтле мәчетебез хуҗасы имам хатыйп Мулланур Нуриев азан әйтеп җыенга хәер-фатихасын бирде. ......Иң элек,өлкән буын сөйләве буенча,Ашыт исемле шәхес бәләкәй авыл итеп авылга нигез сала,ләкин табигать шартлары корылык китереп сусыз калгач,авыл ике парлап аккан елга буена күчә һәм авылның исеме Куш-Елгага әйләнә.Шушы күчү эпизоды бик матур миниспектакль итеп күрсәтелде.Бу мизгелдә бик күп өлкәннәрнең күзендә яшь иде. Ашыт җыенында элек яшьләр кавышкан,туйлар,никахлар уздырылган."Әле кызлар да урлый идек ,"-дип фаразлыйлар өлкән абыйлар."Кыз урлау "күренешен дә күрдек,рәхәтләнеп учлар чаба-чаба көлдек. Бу яңартылып уздырыла башлаган "Ашыт җыены"ның бер өлешен ,үз нәсел шәҗәрәсен булдырып,авылдашлары арасында хезмәте,татулыгы белән дан тоткан гаиләләр чыга.Бу ел алар дүртәү булды.Гариповлар,үзләренең җылы сүзләрен халыкка җиткереп иҗади бүләк итеп күмәк җыр башкардылар.Сөләйман Гарипов бик оста гармунчы,ярдәмчел,бик зур рәхмәт аңа,ул һәрвакыт авыл тормышы өчен янып яши. Имаметдиновларның саны 30га якын иде.Иң өлкәннәре Кираметдин абый шигырен укып,"Җизнәкәй"спектакленнән өзек күрсәтте.Яшь буыннары Зөлфинә җыр бүләк итте. Вәгыйзовлар,һәрвакыт ярдәмгә килүче Флүрә апабызның оныгы ,9 яшьлек Инсаф яңадан оста итеп азан әйтеп һәм курайда уйнап халыкны шаккатырды. Гыйлфановлар,болар токымыда бик бай.Эйе бу токымнан иде бит безнең атказанган механизатор,чөгендерче Мәсгүт абыебыз.Авыр туфрагы җиңел булсын.Барлык нәсел агачы көчле алкышлар астында бүләкләр алды.Һәрвакыт сүзне тыңлап ,ярдәмгә килүче Хәйретдин һәм Фоат Гыйлфановлардан башка Мэйдан бизәгечләрен дә,музей экспонатларын да мәйданга чыгарып булмас иде,тракторлары гына йөри күрсен. Ашыт халкын якын итеп килгән Иске Зәй район мәдәният йорты җитәкчесе Мотыгуллина Илиза ханым һәм аның карамагында эшләп килгән "Җиләк" җыр ансамбленә бик зур рәхмәт.Бик оста җырчы һәм музыка аппаратурасында булып ,дөрес итеп бәйрәмне алып барган өчен ,Кадер егете Альберт Юдинга рәхмәт.Бәйрәмдә катнашучыларга да күп итеп рәхмәт:Фәүзия Мухаметшина,Әсбия Шамсутдинова,җирлегебез шагыйре Мөнир Талыйпов.Гармуннарын өздереп уйнаучылар: Сөләйман Гарипов,Мөнир Мухаметшин,Разыйм Хасаншиннарга рәхмәт.Җырчыларыбыз Накия Гарафутдинова,Накип Асаев,Алия Муратоваларга рәхмәт. Мин шәхсен өченче ел рәттән бу бәйрәмгә кайтам.Барлык авылдашлар һәм кайткан кунаклар исеменнән иң зур рәхмәтебезне әйтәсебез килә ,бу бәйрәмне оештырып,үткәреп безне шулай күмәк итеп очраштырганы өчен авылыбыз мәдәният йорты җитәкчесе Ралия Аснаф кызы Ахмадуллинага.Аңа саулык-сәламәтлек телибез,әле тагын шулай әшләп,безне сөендерергә язсын ходай.Ралия ханымга ярдәм итеп йөргән мәдәният йорты сәнгать эшлеклесе Гүзәл Гыйльфанова,аның кызы Сөмбелгә ,Чаллы шәһәреннән кайтып булышкан Гүзәл ханым һәм Габделхәй әфәндегә,Мөхәммәтдин әфәнде,Фәния ханымга зур рәхмәтебезне белдерәсе килә. Көн дә бик матур булды,җыеныбыз да шундый күңелле узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: