Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

“Кыңгырау чәчәк” бакчасы хезмәткәрләре шәһәрне тәртипкә китерүдә актив катнаша

Зәйдә санитар-экологик икеайлык оешкан төстә бара.

Өмәләрдә шәһәр урамнары, район территориясе чүп-чардан арындырыла, урам һәм юл буйларында үскән агачлар тәртипкә китерелә, шәһәрнең үзәк урамнары юыла.

Һәр көн Зәй урамнарында өмәләргә чыгучыларны, алар тәртипләп, чүп тутырыган капчыкларны күрергә мөмкин. Чүп капчыкларын махсус машинала җыеп йөри. Бүген дә иртән шәһәрнең төньяк паркында өмәчеләр мәш килде. “Кыңгырау чәчәк” бакчасы хезмәткәрләре - барлыгы 24 кеше юл буйларына җыелган вак таш, ком, көздән коелган яфракларны себереп, агач ботакларын җыйдылар.

- Өмәләрдә безнең коллектив ел саен катнаша. Без үзебезнең биләмәдән тыш, халыкта төньяк паркы дип йөртелүче өлешне чистартабыз.  Өмәләрдә катнашмыйча булмый. Үзебез яшәгән шәһәр чиста, матур, төзек булырга тиеш. Чисталык-пөхтәлек булган җирдә яшәве дә күңеллерәк бит, - ди бакча мөдире Людмила Вдовина.

Гомумшәһәр һәм район өмәсе 24 апрельдә оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев