Зәй офыклары

«Кышкы әкият» конкурсы җиңүчеләре

Башкарма комитет җитәкчесе карары белән Яңа ел бәйрәме атмосферасы тудыру, шул уңайдан территорияләрнең архитектур йөзен, төзеклеген тагын да яхшырту өчен бизәүне максат итеп куйган "Кышкы әкият" конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр берничә категориядә билгеләнде. Сәнәгать предприятиеләре арасында I урынны - ГРЭС, II - "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы" ҖЧШ, "Татнефтедор"...

Башкарма комитет җитәкчесе карары белән Яңа ел бәйрәме атмосферасы тудыру, шул уңайдан территорияләрнең архитектур йөзен, төзеклеген тагын да яхшырту өчен бизәүне максат итеп куйган "Кышкы әкият" конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр берничә категориядә билгеләнде. Сәнәгать предприятиеләре арасында I урынны - ГРЭС, II - "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы" ҖЧШ, "Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсе" ҖЧШ, III урынны шикәр заводы, "ТатЭК" ЯАҖ, "Теплосервис" ширкәте алды. Кулланучылар базарында урыннар аерым билгеләнде һәм I урын - "Никлипс" сәүдә йортына, II - базар, "Сәламәтлек комбинаты" учреждениесе, III урын "Апрель" сәүдә йортына бирелде.

Бюджет сферасы оешмалары, учреждениеләре арасында I урынга - "Яшьлек" боз сарае, II - балалар иҗат йорты, балалар музыка мәктәбе, III урынга Иске Зәй бистәсе яшьләр үзәге, "Барс" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, үзәк китапханәләр системасы лаек дип табылды. Мәгариф учреждениеләре арасында урыннар аерым билгеләнеп, I урын - 2нче мәктәпкә, II - 4нче мәктәп һәм "Кыңгырау чәчәк" балалар бакчасына, III урын 3нче мәктәп һәм "Каенкай", "Кояшкай" балалар бакчаларына бирелде. Авыл җирлекләре арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: I урында - Баграж, II - Чыбыклы, Югары Шепкә, III урында - Сәвәләй, Аксар, Бохарай авыл җирлекләре.

"Техно заводы" ҖЧШ, "Тимер"-металл корылмалар заводы" АҖ, почта, район электр челтәрләре, шәһәр һәм район мәдәният йортлары, татар гимназиясе, 6нчы, 7нче мәктәпләр башкарма комитет җитәкчесе Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: