Зәй офыклары

Кыйммәтле әйберләр урлану очраклары бар

Зәй эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре районда кыйммәтле әйберләрне урлау очракларының соңгы араларда еш кабатлануын искәртәләр. Мәсәлән, 27 июльдә бер шәһәр кешесенең велосипедын урлыйлар, китерелгән зыян 60 мең сум белән исәпләнә. Ә 30 июльдә бер хатын-кыздан үз гаражларыннан "Урал" мотоциклы, автомобиль кирәк-яраклары урлану турында гариза алына. Биредә салынган зыян 81700 сум...

Зәй эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре районда кыйммәтле әйберләрне урлау очракларының соңгы араларда еш кабатлануын искәртәләр. Мәсәлән, 27 июльдә бер шәһәр кешесенең велосипедын урлыйлар, китерелгән зыян 60 мең сум белән исәпләнә. Ә 30 июльдә бер хатын-кыздан үз гаражларыннан "Урал" мотоциклы, автомобиль кирәк-яраклары урлану турында гариза алына. Биредә салынган зыян 81700 сум белән бәяләнә. Полиция хезмәткәрләре ике очрак буенча да җитди тикшерү эше алып бара. Халыктан үзләренең милкенә аеруча сак булып, кыйммәтле әйберләрне илтифатсыз калдырмау сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: