Зәй офыклары

Кыргый хайваннар иминлеге сагында

Язын-җәен Карамалы аучылык хуҗалыгы олысы-кечесен үзенә тартып тора. Аның хуҗасы - эшмәкәр Риф Әхмәтҗанов физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен биредә онытылмаслык бәйрәм ясавы белән зәйлеләрнең хөрмәтен яулады.

Күлдә йөзүче аккошлар, үрдәкләр, чирәмдә утлап йөрүче тавык-чебешләргә, гаҗәеп матур күлле, агач-куаклы урманга кайда шулай хозурланып була?! Быел аккошның бирегә берсе генә килгән, ямансулап йөри.  Ә менә  сандугач сайравы, күке  тавышы колакны ярып керә. Әнә күл буенда елан кояшта кызынып ята, аның тирәсендә бакалар сикерешә. Кыскасы,  кош-корт, җәнлек, бөҗәкләр матур табигатькә үзенчәлек өсти.
Бүгенге көндә аучылык хуҗалыгы  1 июньнән башланучы җәйге кабаннарга ау сезонына әзерләнә: хайваннарны ашату мәйданчыклары дезинфекцияләнә. Аучылык хуҗалыгында   кабаннар, шул исәптән кыргый хайваннарны ашату мәйданчыклары бар. Алар бирегә ашарга килеп-китеп йөри).  Кабан дуңгызлары шулай ук аучылык хуҗалыгындагы махсус урынга (вольер) килеп ашыйлар, аларга биредә дә азык куела. Ел саен белгечләр тарафыннан ау сезонында  кыргый кабаннар саны тиешле нормада булсын өчен аларның  исәбе алына.
-Без ел саен кыргый хайваннарны ашату мәйданчыклары һәм хайваннарны эшкәртү цехында профилактик эшкәртүләрне үзебез алып бара идек. Агымдагы елда исә бу эшкә район  ветеринария берләшмәсе  хезмәткәрләрен җәлеп итәргә ниятләдек. Бу кабаннар, шул исәптән кыргый хайваннар төрле авырулар  ияртмәсен өчен шулай эшләнә, -ди Риф Әхмәтҗанов.  
Бу эш әлеге хезмәтләр белән килешү нигезендә алып барыла.
-Без, тулаем алганда, әлеге аучылык хуҗалыгы белән тыгыз хезмәттәшлектә, - ди район ветеринария берләшмәсенең  лаборатория мөдире Нияз Салихов.
Республика программасы буенча район  ветеринария берләшмәсенә махсус җиһазландырылган автотехника бирелде.  Ул  дезинфекция чаралары башкару өчен дә көйләнгән.
-Хуҗалыкта дезинфекция чаралары  тиешле хезмәтләр җәлеп итеп башкарыла. Әлеге эш профилактика өчен кирәк, -ди  Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Зәй районы буенча районара бүлек башлыгы Фоат Миннебаев.
Белгечләр саклану киемнәре һәм чараларыннан  махсус сыекча белән хайваннарны ашату мәйданчыкларын дезинфекцияли. Бу эш эшкәртү цехыннан башлады. Тулаем алганда, бу эшкә шактый вакыт кирәк булса да, иң мөһиме кабаннар һәм кыргый хайваннар исәнлеге һәм иминлеге тәэмин ителә.

Риф Әхмәтҗанов әйтүенчә, хайваннарны тукландыру өчен ашлык белән икмәк кабул итү предприятиесе булышлык итә икән.          

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: