Зәй офыклары

Кырларда хезмәт гөрелтесе

Зәй районы кырларында берсе артыннан икенчесе ялганып киткән эш. Хуҗалыкларда кылны кырыкка ярыр чак: кызу печән өсте. Агрофирма, җитештерү комплекслары хезмәтчәннәре, күпьеллык үләннәрне чабып, күпләп сыйфатлы терлек азыгы әзерләргә тырыша.

 

18 июньдә авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, “Куш-Елга” товарлыклы-сөтчелек комплексында - 1200 тонна сыйдырышлы,  “Әхмәт”тә  исә дүрт траншея (аларның икесе  2500 тонна сыйдырышлы) сенаж салынган. Әлеге һәм “Сәвәләй”,  “Чыбыклы” товарлыклы-сөтчелек комплексларында печәнне беренче кат чабуны төгәлләнеп, сенаж салынган.  Шул рәвешле, бүгенге көнгә  8000 гектар мәйданда күпьеллыклар чабылып,    24910 тонна сенаж, 400 тонна печән әзерләнгән. Бер баш шартлы терлеккә 6 центнер азык берәмлеге  туры килә дигән сүз.
Бер үк вакытта хуҗалыкларда яшь терлекләр өчен кышкы чорга дару үләннәрен күпләп әзерләү эше дә бара.
Хуҗалыкларда шулай ук  пар җирләренә кош тизәге кертеп эшкәртеп, киләсе ел уңышы турында да кайгырталар. Гектарына 7-8 тонна кош тизәге кертелә. Бүгенге көндә “Зәй” агрофирмасы 1200 гектар мәйданга кош тизәге кертүне тәмамлаган инде. Шикәр чөгендере, кукуруз, көнбагыш  рәтләре эшкәртелеп, бер очтан минераль ашламалар да кертелә. Үсеп килүче үсентеләрне корткычлар, чүп үләннәренә каршы гербицидлар белән эшкәртү белән бергә яфрактан тукландыру эше дә алып барыла. Бүгенге көнгә 17500 гектар мәйданда көзге кул
ьтуралар авырулар һәм корткычларга каршы  эшкәртелгән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: