Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Кырыгалдарлар социаль челтәрләрдә “кармак” сала

18 яшьлек хатын-кыз билгесез кешенең аның банк картасы счетыннан 5 мең сум күләмендә акча урлавы турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

22 майда  эчке эшләр бүлегенә шәһәрдә яшәүче 18 яшьлек хатын-кыз билгесез кешенең аның  банк картасы счетыннан 5 мең сум күләмендә акча урлавы турында  гариза белән мөрәҗәгать иткән. Әлеге гаризаны тикшерү барышында,  зыян күрүченең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битен “ватып”, анда аның танышы исеменнән сөйләшүләр алып барылуы ачыклана. Хат язышу барышында билгесез кеше (алдау юлы белән) хатын-кыздан банк счетына акча күчерүен сорый. Нәтиҗәдә аның счетыннан 5 мең сум акчасы юкка чыга, әлеге кешенең хатын-кызның танышы булмавы ачыклана.  Әлеге факт буенча РФ ҖК 158нче маддәсе 3нче бүлеге нигезендә җинаять эше кузгатыла. Интернет челтәре аша кылынган караклык та урын алуын дәвам итә.

Моннан тыш, 17 майда  38 яшьлек ханым билгесез кешенең  273 мең сум күләмендә акча урлавы турында хәбәр итә.  Бу хәбәрне тикшерү барышында, әлеге хатын-кызның  агымдагы елның апрель аенда «Facebook» социаль челтәрендә бер  ир-ат белән танышуы ачыкланган. Хатларда күренгәнчә, ир үзен Америкада яшәүче дип таныштыра һәм соңгы хәбәрендә аны яратуы һәм киләчәктә Россиягә күчәргә теләве, биредә үз бизнесын ачарга планлаштыруы хакында яза. Алга таба ир   хатын-кызга бизнес башлау өчен  200 мең доллар  күләмендә  акча җибәрергә теләве, ә моның өчен  273 мең сум күләмендә салым түләргә кирәк булуы турында яза. Хатын-кыз моңа  ышанып, күрсәтелгән счетларга акча күчерә, шуннан соң “кияү егете”  үз контактларын яба. Караклык факты буенча җинаять эше кузгатылды, җинаять кылган затны ачыклау буенча оператив-эзләү чаралары үткәрелә.

Хәзерге вакытта әлеге җинаятьләрне кылуга катнашы булган затларны ачыклау буенча оператив-эзләү чаралары бара, дип хәбәр итәләр эчке эшләр бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев