Зәй офыклары

Кырыгалдарлар тик ятмый

Әлеге чорда ике җинаять эше мошенниклык факты буенча кузгатылган.

12 сентябрьдә шәһәрдә яшәүче 27 яшьлек ир-аттан Бөгелмәнең 35 яшьлек хатын-кызы алдау юлы белән  “ВАЗ -2110  машинасын кулга төшерүе турында хәбәр кергән.Тикшерү нәтиҗәсендә әлеге ир-атның сентябрь башында ук машинасын сату турында белдерүләрне интернет челтәрендәге бушлау сайтларга куюы ачыкланган. 4 сентябрьдә белдерү буенча элемтәгә Бөгелмәдә яшәүче хатын-кыз чыгып, алдан түләү кертмичә, акчаны өлешләп түләүне сораган. Барлык сумманы берничә көннән бирәм, дигән.Ир кеше әлеге тәкъдимне кабул иткән һәм әлеге хатын-кызга машинасын документлаштырган. Мошенник хатын түләмичә генә машинаны кулга төшереп, яңадан сатып җибәргән була. Әлеге җинаятьне кылуда гаепләнүче хатын-кыз тоткарланган, җинаять эше кузгатылган.
15 сентябрьдә шәһәрнең 62 яшьлек кешесеннән  интернет челтәре һәм кәрәзле телефон аша, акчаны  процентка салам дип, 285 мең сум акчасыннан колак кагуы турында хәбәр алына. Әлеге ир-ат әлеге сумманы мошенникка үзе күчергән. Бу факт буенча тикшерү эше бара.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: