Зәй офыклары

Кырымда Коръән укучылар бәйгесе узачак

Кырым һәм Севастополь шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте Кырымда төп нөсхәсендә Коръән укучылар бәйгесе узачагын хәбәр итә.

Бәйгедә 45 яшьтән өлкән булган ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша ала. Сайлап алу турлары район һәм торак пункт мәчетләрендә узачак, анда Коръәнне иң яхшы укучылар ачыкланачак. Бу хакта Кырым мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөтенкырым Коръән укучылар бәйгесе финалы Рамазан аеның 27нче көнендә Симферополь шәһәренең төп мәчете Кәбир-җамда узачак. Финалга чыгучыларга кыйммәтле бүләкләр һәм призлар тапшырылачак. Ә иң төп приз – хаҗга бару өчен түләүсез юллама.

Бәйге кураторы, Тышкы элемтәләр һәм хаҗны оештыру бүлеге җитәкчесе Артур Рәшитов сүзләренчә, бәйгенең максаты мөселманнарны Изге китап укуга тарту булып тора.

Бәйгедә катнашырга теләге булганнар үз имамнарына мөрәҗәгать итә ала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: