Зәй офыклары

Кыш бабайга хатлар язасызмы?

Яңа елга 11 көн вакыт калып бара. Аны һәркем, аеруча балалар түземсезлек белән көтә. Шулай булмый мөмкин түгел. Ул бит могҗизалар, кызыклы, мавыктыргыч, тәмле, иң мөһиме - көтелгән бүләкләр бәйрәме. Ә сез балалар белән Кыш бабайга хатлар язасызмы? Балаларыгыз Кыш бабайдан нинди бүләкләр көтә? Әлеге сораулар белән без газета укучыларыбызга мөрәҗәгать иттек.

Әдилә Гайсина:
-Ел саен декабрь урталарында без балалар белән Кыш бабайга хат язабыз. Ул хатларны зур үскәч үзләренә күрсәтер өчен саклап-җыеп барам. 31 декабрь төнендә без бүләкләрне чыршы төбенә куябыз да иртән үк балалар  шунда йөгерәләр. Аларның шатлыклы йөзләрен күрү - әйтеп бетерә алмаслык зур бәхет. Улыбыз уенчык машина һәм кайбер канцелярия кирәк-яраклары сораса, инде аннан берникадәр зуррак булган кызыбызның теләкләре җитдирәк: аңа маҗаралы китаплар, бизәнү әйберләре, причес-ка ясый торган әйберләр кирәк.
Гөлия Вәлиуллина:
-Яңа ел бәйрәменә алдан ук әзерләнә башлыйбыз - чыршы бизибез,  әлбәттә инде, Кыш бабайга хат язабыз. Бик күпләр хат язуны бер минутлык эш дип кенә күз алдына китерәләр. Ә чынлыкта исә ул сабыйлар күңелендә могҗизаларга ышаныч уята. Кызыбыз Кыш бабайдан  күбрәк курчаклар, йомшак уенчыклар сорый. Әмма узган ел бүләккә  песи баласы көтте. Өйдә песи-этләр асрарга яратмасам да, баланың теләгенә каршы килмәдек – песи баласы алып кайттык. Кызымның шул вакыттагы сөенүен, күзләрендә шатлык күрү, әйтерсең,безгә канатлар куйды.
Марина Петрова:
-Әле беркөнне улым белән шушы темага сөйләшеп алдык. Кыш бабайдан айфон сорасам бүләк итәр микән, ди бу. Ай-һай, улым, аны сораучылар бер син генә түгел, андый кыйммәтле бүләк өләшмәс,  дидем. Менә хәзер баш вата инде нинди бүләк сорарга дип.
Камилә Хәсәнова:
- Яңа елдан мин тик яхшылыклар гына көтәм: уңышлар, яңа дуслар, яңа очрашулар, сәяхәтләр... Мин укырга яратам, төрле бәйге, чараларда катнашам. Шулай ук фотосурәткә төшерергә дә бик яратам, шуңа күрә кечкенә генә фотоаппарат булса да, бик сөенер идем.
Галина Минеева:
-Минем кызым Миленага 7 яшь һәм ул Кыш бабайның барлыгына чын күңеленнән ышана. Яңа елга бер ай кала без төньяктагы бабайга хат язабыз. Мин аны «җибәрәм» һәм Яңа ел төнендә бүләк инде чыршы төбендә була. Бу минутларда дөньяда аннан да бәхетле кеше булмый.
Лариса Хәйруллина:
-Мин ике баламны берүзем генә үстерәм. Алар да Кыш бабайга ышаналар, әмма бик зур, кыйммәтле бүләкләр алып бирә алмыйм. Әлбәттә, үземчә бүләкләр әзерлим. Ә тәм-томнардан торган күчтәнәчләрне алар мәктәптән һәм минем эш урынымнан алалар.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: