Зәй офыклары

Кыска ялганыш янгын чыгуга китерә

Күпчелек очракларда янгын чыгуның сәбәбе булып электр челтәрендә кыска ялганыш тора. Бер электр розеткасына берничә электр приборы тоташтыру, электр челтәренә артык көчәнеш ясау, электр чыбыкларының изоляциясенә зыян килү - болар барысы да янгын чыгу куркынычы тудыра.

Электр чыбыгы вакыт узу белән кибә һәм ярыла башлый, ә бу үз чиратында кыска ялганыш барлыкка килүгә китерә. Шуңа күрә электр чыбык­ларын вакытында алмаштырып торырга кирәк. Электр чыбыкларын монтажлау эшләрен бары тик белгечләргә генә башкарырга киңәш ителә. Электр чыбыкларына дым эләкмәсен өчен, яки башка төрле зыян килмәсен өчен чыбык каналларга, гофрага урнаштырылган булырга тиеш.
Йортта килеп чыккан электр чыбыкларының төзексезлеген яки кыска ялганыш барлыкка килүен кисәтүче билгеләр: электр розеткаларының, вилкаларның җылынуы, кызган резина исе, корым эзләре барлыкка килү. Бу билгеләр барлыкка килү белән тиз арада электр энергиясен өзәргә һәм кичекмәстән янгын сүндерүчеләрне чакырырга кирәк. Исегездә тотыгыз, электр көчәнеше булган приборларны су сибеп сүндерергә ярамый! Бинаны тулысынча электр энергиясеннән өзеп кенә, янгынны сүндерү эшләре алып барылырга тиеш.
Үз вакытында электр чыбыкларын алыштырырга онытмагыз һәм бары тик төзек электр приборлары белән генә кулланыгыз!

Район янгын күзәтчелеге хезмәте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: