Зәй офыклары

Кызлар да 70 төрле һөнәр белә

“Без бит авыл кызлары” акциясе кысаларында чираттагы язманы тәкъдим итәбез.

Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, ди татар халык мәкале. Хатын-кызлар арасында да 70 төрле һөнәргә ия батыр кызларыбыз бар. Шуларның берсе - Югары Пәнәче авылыннан Гөлназ Гатауллина.
 Гөлназ апа авыр эштән куркып тормаган - Түбән Каманың  “Танеко” заводында изолировщик хезмәтен сайлаган. Изолировщик - ул торбаүткәргеч, технологик җайланмаларның куркынычсызлыгын тәэмин итә. 
“Мамыкпыяла (стекловата), металл белән эшлибез. Нинди һава торышы булуга карамастан, урамда ачык һавада эшләргә туры килә. Төрле торбалар җылытабыз, башта фольга, аннары стекловата белән ябып куябыз. Төрле биеклектә эшлибез. Эшебез авыр. Ир-ат эше дип тормыйбыз, биеклектән курыкмыйча, яратып башкарабыз», - ди Гөлназ апа.
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш, дип язган  бөек әдибебез Габдулла Тукай да. Авыр эшне үз иткән батыр ханымнарыбыз горурлык тудыра.

Илһамия Гарифуллина.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: